Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Мәзәкләр

Хәким тәртип бозучыдан сорый: - Сез исерек хәлдә театрга кергәнегезне икърар итәсезме? - Әлбәттә, аек баштан мин анда керү турында уйлаганым да юк… *** Берәү даруханәгә керә дә: - Сездә бәрәңге бармы? - Гафу итегез, бу даруханә, бездә бәрәңге сатылмый… Икенче көнне баягы кеше тагын керә: - Сездә бәрәңге бармы?...

Хәким тәртип бозучыдан сорый:
- Сез исерек хәлдә театрга кергәнегезне икърар итәсезме?
- Әлбәттә, аек баштан мин анда керү турында уйлаганым да юк…
***
Берәү даруханәгә керә дә:
- Сездә бәрәңге бармы?
- Гафу итегез, бу даруханә, бездә бәрәңге сатылмый…
Икенче көнне баягы кеше тагын керә:
- Сездә бәрәңге бармы?
- Нинди бәрәңге?! Монда дарулар сатыла бит!
Бу күренеш биш көн рәттән кабатлана. Даруханәче түзми, зур хәрефләр белән «БӘРӘҢГЕ ЮК» дип белдерү элеп куя.
Баягы кеше килеп керә дә, белдерүне укып даруханәчегә:
- Менә бит, кайчандыр монда бәрәңге булган, - ди.
***
Юлда ЮХИДИ хезмәткәре машинаны туктата:
- Сез сәгатенә 60 километр тизлегендә бардыгыз, ә монда 40 билгесе тора…
- Гафу итегез, минем тизлегем төп-төгәл 40 иде, иптәш постовой…
- Менә радар күрсәтте бит…
Монда йөртүченең хатыны кысыла:
- Иптәш лейтенант, бәхәсләшмәгез. Салган чакта минем ирем шулай: бик тә үзсүзле…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев