Ноябрь аенда тарихта беренче тапкыр азык-төлеккә бәяләр кимеде
Ноябрьдә азык-төлек 0,2 процентка арзанайды.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Ноябрьдә азык-төлек бәяләре 0,2 процентка кимеде. Бу хакта РФ Икътисади үсеш министрлыгына сылтама ясап «Известия» яза.
Ноябрьдә барыннан да элек яшелчә, ярма, макарон, ит һәм шикәр арзанайган.
Бу - Россиядә җитештерү дәрәҗәсе югары һәм җәйге уңышның мул булуы белән бәйле. Ул шулай ук Россия валютасының тотрыклылануы белән дә аңлатылырга мөмкин, дип билгеләп үтә ведомство.
Россиядә азык-төлеккә бәяләр ноябрь аенда тарихта беренче тапкыр арзанайды, дип искәртәләр. Декабрьдә «Яңа ел алдыннан кулланучылар ихтыяҗы артуга» бәйле рәвештә бәяләрнең кимүе көтелми.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/08/153901/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев