Әтнә районында 13 янгын чыгу очрагы теркәлде
Яңа ел бәйрәмнәре узып та китте. Бәйрәмнәр вакытында җитди хәвеф-хәтәрләр күзәтелмәде. Янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чараларга да карамастан, 2017 елда Әтнә районында 13 янгын чыгу очрагы теркәлде. Килгән зыянның күләме 959000 мең сум (АППГ- 110000). Ут берничә торак йортны һәм каралты-кураны тулысынча юкка чыгарды. Янгын аркасында һәлак булучылар юк, әмма...
Яңа ел бәйрәмнәре узып та китте. Бәйрәмнәр вакытында җитди хәвеф-хәтәрләр күзәтелмәде.
Янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чараларга да карамастан, 2017 елда Әтнә районында 13 янгын чыгу очрагы теркәлде. Килгән зыянның күләме 959000 мең сум (АППГ- 110000). Ут берничә торак йортны һәм каралты-кураны тулысынча юкка чыгарды. Янгын аркасында һәлак булучылар юк, әмма имгәнүчеләр бар. 2017 елда Әтнә районы территорияседә килеп чыккакн янгын нәтиҗәсендә 1 кеше тән җәрәхәтләре алды.
Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен, җылыту мичләрен урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен дөрес кулланмау тора.
Министрлар Кабинетының карары буенча 2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнваренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим урнаштырылды. Пиротехник эшләнмәләрне махсус килешенгән урыннарда гына куллану рөхсәт ителде.Әтнә районы буенча әлеге карарны бозган һәм административ җаваплылыкка тартылган 2 очрак теркәлде.
Сезнең һәм сезнең йортыгызның иминлеге сезнең үзегездән торуын онытмагыз! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта гына, сез узегезне һәм узегезнең иминлегегезне уттан саклап кала аласыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев