Олы Әтнә авыл җирлеге Бөек Җиңү белән котлый
Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз - яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре. Кадерле әби-бабаларыбыз! Быел без 72нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз,...
Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз - яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре.
Кадерле әби-бабаларыбыз! Быел без 72нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көннәрендә без сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, алар өчен дога кылабыз.
Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде.
Олы ихтирам белән Олы Әтнә авыл җирлеге коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев