Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә үзәгеннән "Үлемсез полк" уза

Быел Әтнә районында "Үлемсез полк"ка узган елгыдан да күбрәк кеше катнашты. кулларына якыннарына, бабайларының потретларын тоткан балалар, оешма хезмәткәрләре, шулай ук кайткан кунаклар, авыл халкы да читтә калмады. "Үлемсез полк" узганда күңелләрдә горурлык хисе. әйтеп бирә алмаслык тойгы кичердек. - Әби-бабаларыбызның батырлыкларын без онытырга тиеш түгел, - диләр Олы Әтнә...

Быел Әтнә районында "Үлемсез полк"ка узган елгыдан да күбрәк кеше катнашты. кулларына якыннарына, бабайларының потретларын тоткан балалар, оешма хезмәткәрләре, шулай ук кайткан кунаклар, авыл халкы да читтә калмады.

"Үлемсез полк" узганда күңелләрдә горурлык хисе. әйтеп бирә алмаслык тойгы кичердек.

- Әби-бабаларыбызның батырлыкларын без онытырга тиеш түгел, - диләр Олы Әтнә мәктәбе укучылары.

- Үзләрен рәсемнәрдән генә күреп белсәк тә, аларның һәркайсы безнең өчен бик якын. Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлешләре дә һичшиксез олы бәягә лаек. "Үлемсез полк" - ул хәтернең мәңгелек булуын аңлата. Буыннарны бер-берсе белән бәйли, - әлеге акциягә бик теләп кушылдык - диләр район оешма хезмәткәрләре.

Олы Әтнәдән Гөлшат Закирова кулына өч портрет тоткан иде.

- - "Үлемсез полк"ка өч портрет белән чыктым. Берсе әтиемнең әтисе - Шиһабетдинов Габделхак, Сталинград сугышында һәлак булган. Икенчесе әниемнең әтисе Кәрим Гаффаров, Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайта, 1968 елда вафат була. Өченчесе иремнең бабасы Ягъфәров Каюм. Үлде дигән хәбәре килсә дә, сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Аларның портретларын зур горурлык хисе белән күтәреп барам, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев