Олы Әтнәдә яшәүче Рәшидә әбигә – 95 яшь
"85 яшь җитә икән", ди 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Олы Әтнә авылыннан Рәшидә әби Фәйзуллина
Тормышы турында сөйләргә яратмый Рәшидә әби.
- Мин сөйли башласам, газета бите дә җитмәс, бик күп авырлыклар күреп яшәдем, - ди ул.
Дөрестән дә, нинди генә чорны узмаган әлеге буын. Репрессия чорлары, Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы ачлык-ялангач. Ни генә күрмәсен, намус кушканча яшәлгән, эшләнгән. Ходай Тәгалә озын гомер дә бүләк иткән үзенә. Бүгенге көндә колаклары начар ишетсә дә, акылы-башы сау сәламәт. Хәтеренә дә сокланырлык Рәшидә әбинең.
- Озак яшәдем, тик менә яңа төзелеп килгән йортымның рәхәтен дә күреп каласы иде, - ди ул.
Һәм уйга калып, ишегалдында кирпечтән төзелеп килгән йортка күз ташлап.
Язманы тулырак итеп "Әтнә таңы" газетасын укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев