Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Оялыгыз инде азрак..."

Чистарту ике айлыгы бара. Чистарынырга тиеш инде без. һәрхәлдә тырышып карарга тиеш. Тырышабыз да кебек, тик бу чистарыну ишек алдында, йорт эчендә генә кебек. Ә урамна-а-а-р... Район үзәге дип әйтерлек түгел әле. Чүп тә җыела, җыеп киткәннән соң да бик тырышабыз кебек, капчыклы ( әле ярый капчыклы) чүпләр урам чатларына...

Чистарту ике айлыгы бара. Чистарынырга тиеш инде без. һәрхәлдә тырышып карарга тиеш. Тырышабыз да кебек, тик бу чистарыну ишек алдында, йорт эчендә генә кебек. Ә урамна-а-а-р... Район үзәге дип әйтерлек түгел әле. Чүп тә җыела, җыеп киткәннән соң да бик тырышабыз кебек, капчыклы ( әле ярый капчыклы) чүпләр урам чатларына чыга тора.

Олы Әтнә авылында яшәүчеләр үзләре дә моңа битараф түгел, борчыла башладылар. Коммуналь хуҗалык җитәкчесе әйткәнчә, чүпләрне читтән китереп сала башладылар. Менә бу фото шуңа дәлил.

- Көпә-көндез, парк почмагына капчыклап чүп калдырып киттеләр, болай булмый бит инде, җәмәгать, үзегезне хөрмәт итмәсәгез дә, ( бу нәкъ шулай, үзен хөрмәт иткән бу адымга бармый), балаларны хөрмәт итегез. Парк - ял итү урыны, бу килештән барса, чүплек оясына да әйләнергә мөмкин. Җәяүле кеше машиналыны кисәтә алмый, бары фотога гына төшереп калганнар. Бергәләп көрәшик менә шулай. Кем күрә, кем белә... әйтик, языйк, оялтыйк... - дип язалар безгә битараф булмаучылар.

Тагын бер зур кимчелегебез- авыл араларындагы юллар, ыргытабыз да калдырабыз, ә алар чәчелеп ята. Кем җыяр дип уйлыйсыз, өлкәннәр бу очракта әрнеп, кулы коргырлары, дип әйтә. Кабул булса нишләрсез. Ике авыл арасын машиналы үтә, шул машинадагы чүпне полигонга илтеп ташлап була бит, кем каршы килә. Күп булса, 5 минут вакытыгыз үтәр. Болай үзегезнең дә намусыгыз бер булмаса бер тынгы бирмәс... уйлатыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев