Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионерканың 80 мең сум акчасын алдап алганнар

Яшелүзәнле 80 мең сум акчасыннан "колак каккан". 23 мартта Яшел Үзәндә яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз шәһәр полициясе бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Пенсионер хатын популяр интернет-сайтларның берсендә гараж сатуы турында белдерү урнаштырган. Аңа гаражны сатып алырга теләк белдереп ир-ат шалтырыткан һәм аның банк счетына акчаның бер өлешен күчерергә тәкъдим иткән. Пенсионер яшелүзәнле...

Яшелүзәнле 80 мең сум акчасыннан "колак каккан".

23 мартта Яшел Үзәндә яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз шәһәр полициясе бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Пенсионер хатын популяр интернет-сайтларның берсендә гараж сатуы турында белдерү урнаштырган. Аңа гаражны сатып алырга теләк белдереп ир-ат шалтырыткан һәм аның банк счетына акчаның бер өлешен күчерергә тәкъдим иткән. Пенсионер яшелүзәнле ялган сатып алучыга ышанып, аңа банк картасы реквизитларын хәбәр иткән. Берникадәр вакыттан соң ул счетыннан 86 000 сум акчасын алуларын ачыклаган.

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы чит кешеләргә үз банк счетлары һәм кредит карталары реквизитларын хәбәр итмәгез, "Интернет" челтәрендә ниндидер килешүләр төзегәнче сатучы һәм сатып алучының ышанычлы зат булуын ачыклагыз, сезне алдауларында шикләнгән очракта полициягә мөрәҗәгать итегез дип кисәтә.

Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев