Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Подъездда ир-атны ут төртеп яндырганнар

Гадәттән тыш хәл ГЭС бистәсендә килеп чыккан. (Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. ГЭС бистәсендә урнашкан 3/22нче биш катлы йортның бишенче подъездында көек исе турындагы хәбәр үзәк...

Гадәттән тыш хәл ГЭС бистәсендә килеп чыккан.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

ГЭС бистәсендә урнашкан 3/22нче биш катлы йортның бишенче подъездында көек исе турындагы хәбәр үзәк янгын элемтәсе пунктына 2 декабрь кичендә килә.

Урынга 72нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре, газ һәм электр челтәрләре хезмәте, полицейскийлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре юл тота.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр баскыч мәйданчыгында ир-атның янган гәүдәсенә тап була.

Янгынның башлангыч сәбәбе - ут төртү.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/04/153607/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев