Рособрнадзор БДИга әзерләнгәндә рәсми чыганаклардан гына файдаланырга чакыра
БДИны уздыру тәртибе, расписаниесе, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җаваплар Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге сайтында бар. (Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) һәм ТДИ (төп дәүләт имтиханы) тапшырачак укучыларны сынауларга әзерләнгәндә рәсми мәгълүмат чыганакларыннан гына файдаланырга чакыра. БДИны...
БДИны уздыру тәртибе, расписаниесе, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җаваплар Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге сайтында бар.
(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) һәм ТДИ (төп дәүләт имтиханы) тапшырачак укучыларны сынауларга әзерләнгәндә рәсми мәгълүмат чыганакларыннан гына файдаланырга чакыра.
БДИны уздыру тәртибе, расписание, нәтиҗәләрне җиткерү вакыты турында, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җавапларны Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте сайтыннан һәм бердәм дәүләт имтиханы рәсми мәгълүмат порталыннан табарга була.
9нчы сыйныфлар өчен шундый ук мәгълүматлар ДЙА (дәүләт йомгаклау аттестациясе) рәсми мәгълүмат порталында урнаштырылган.
БДИ һәм ТДИны төгәл бер төбәктә уздыру турындагы мәгълүматны төбәк мәгариф идарәсе мәгълүмат чыганакларыннан карап була.
БДИ тикшерү-бәяләү материалларын төзүчеләрнең соңгы яңалыкларын һәм тәкъдимнәрен Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең социаль челтәрләрдәге "ВКонтакте", Facebook, YouTube битләреннән укырга һәм карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев