"Россия балалары - 2019"("Дети России - 2019") оператив - профилактик операциясе уза
Республикада әнә шул исем астында оператив чаралар үткәрелә.
Ул ике этапта узачак- беренче этап - 30 апрельгә кадәр, икенче этап - 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Әлеге чара Татарстан сәламәтлек саклау, Яшьләр эше, Фән һәм мәгариф министрлыклары белән берлектә Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырыла.
"Аның төп максаты- балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы көрәш , яшьләрне жинаять кылуга тартуга карата профилактик чаралар күрү белән бәйле", - ди Әтнә район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Нургали улы Бәйрәмов.
Редакия архивындагы фото- 2018
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев