Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Фәннәр Академиясе Рутений-106 матдәсенең һавага таралу сәбәбен аңлатты

Моңа Җирнең атмосферада янган ясалма иярчене сәбәп булырга мөмкин. (Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Быелның сентябрь-октябрь айларында рутений-106 изотобының һавага таралуында атмосферада янган Җирнең ясалма иярчене сәбәп булырга мөмкин. «Росатом» дәүләт корпорациясе, Россия Фәннәр академиясе Атом энергетикасының куркынычсыз үсеше проблемалары институты һәм Федераль медицина-биология агентлыгы белгечләреннән торган ведомствоара комиссия шундый нәтиҗәгә...

Моңа Җирнең атмосферада янган ясалма иярчене сәбәп булырга мөмкин.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Быелның сентябрь-октябрь айларында рутений-106 изотобының һавага таралуында атмосферада янган Җирнең ясалма иярчене сәбәп булырга мөмкин.

«Росатом» дәүләт корпорациясе, Россия Фәннәр академиясе Атом энергетикасының куркынычсыз үсеше проблемалары институты һәм Федераль медицина-биология агентлыгы белгечләреннән торган ведомствоара комиссия шундый нәтиҗәгә килде, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«Маяк» җитештерү берләшмәсендә радиация торышын өстәмә тикшерү барышында экспертлар рутений-106 матдәсе эзләрен һәм радиация мониторингы системасы эшендә хилафлыклар тапмады. Һавага изотопның таралуын АЭС эшчәнлеге белән аңлату мөмкин түгел, чөнки уран таркалган вакытта барлыкка килгән рутений-106 һәрвакыт башка изотоплар белән катнашкан була, дип искәртә белгечләр.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, рутенийның Көньяк Уралдагы активлыгы Көньяк Европадагы активлык белән тәңгәл килә диярлек. Әлеге ике төбәк арасында радиация фоны югары булган участоклар юк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/08/153917/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев