Россиядә 18 компания автомобильләргә бәяне арттырган
Җәмгыять

Россиядә 18 компания автомобильләргә бәяне арттырган

Chevrolet Niva внедорожнигы 0,7-0,8 процентка кыйммәтләнгән.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). 16 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Россиядә 18 компания автомобильләргә бәяне арттырган, дип хәбәр итә "Автостат".

Мәсәлән, Chevrolet Niva внедорожнигы 0,7-0,8 процентка кыйммәтләнгән. Америка Ford Kuga кроссоверы, Titanium һәм Titanium Plus комплектацияләрендә, 0,2 процентка арткан. Kia Optima Россиядә хәзер 0,5-0,8 процентка, ә Kia Soul 0,7-1,1 процентка артыграк тора.

Toyota кайтарылмый башлагач, Land Cruiser Pradoга бәяләрне 10,1 процентка күтәргән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/17/154475/


Нет комментариев