Россиядә тәмәке кабына таләпләр үзгәрде
15 ноябрьгә кадәр җитештерелгән иске дизайнлы тәмәке тагын 2-3 ай сатылачак.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 15 ноябрьдән Россиядә Таможня берлегенең тәмәке продукциясе регламенты үз көченә керде, дип хәбәр итә «Известия».
Яңа кагыйдәләр буенча, тәмәкенең зыяны турында кисәтә торган куркыныч сурәтләр хәзер өстән - капның ике ягына да төшереләчәк һәм капның 50 процент мәйданын биләячәк. Капта кешенең тәмәкедән зарар күргән органнары сурәтләнәчәк.
Шул уңайдан, капта азык-төлек продуктлары, мисал өчен, җиләк-җимешләрне хәтерләтә торган рәсемнәр ясау тыела.
Моннан тыш, тәмәке җитештерүчеләргә капларда тәмәкенең зыяны аз дип уйларлык "аз микъдарда сумала", " җиңел", "йомшак" һ.б. сүзтезмәләр язу тыела.
15 ноябрьгә кадәр җитештерелгән кабы иске дизайнлы тәмәке тагын 2-3 ай сатылачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/15/152397/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев