Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә яшәүчеләр, сыйфатлы белем алу мөмкинлеге авырлаша бара, дип саный

Шул ук вакытта Россиядәге эре һәм уртача шәһәрләрдәгеләр сыйфатлы белем алу мөмкинлегеннән канәгать икәнлекләрен җиткерә.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә яшәүчеләр белем алу мөмкинлеге авырлаша бара дип саный. Шул ук вакытта Россиядәге эре һәм уртача зурлыктагы шәһәрләрдә яшәүчеләр сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булудан канәгать икәнлекләрен җиткерә. Әмма бу күрсәткеч төшә бара. Әлеге мәгълүматларны Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты китерә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

"Белем алу мөмкинлеге безнең илдә югары дәрәҗәдә кала бирә. Бүгенгә Россиядәге эре һәм уртача зурлыктагы шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 80 проценты яшәү урыны буенча сыйфатлы һәм заманча белем алу мөмкинлеге булуы белән риза. Шул ук вакытта сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булудан канәгатьлек хисе алучылар саны кими бара", - диелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә. Сыйфатлы белем алу мөмкинлеге яхшы диючеләр саны 2014 елдан 4 процентка кимегән.

Авторлар бары 11 процент респондентның гына үз шәһәрләрендә мәгариф учреждениеләренең җитәрлек дип санавын җиткерә. Ә бу күрсәткеч 2014 елдан 2 процентка үскән. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитмәүгә исә сораштырылучыларның күбесе - 33 проценты (2014 елда 46 процент булган) җиткергән.

Сыйфатлы белем алу мөмкинлегеннән иң канәгать булучылар Томск, Новосибирск, Владивосток, Красноярск һәм Воронежда булуы ачыкланган.

Тикшеренү үткәрелгән 40 шәһәрнең һәркайсында диярлек 600дән дә ким булмаган кеше сораштыруда катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/11/150062/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев