Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядәге иң мәдәниятле шәһәрләр ачыкланган

Алар арасында Татарстан башкаласы Казан да бар.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Россиядәге иң мәдәниятле шәһәрләр ачыкланган. Санкт-Петербург, Казан, Грозный, Новосибирск һәм Мәскәүдә яшәүчеләр үзләрендәге мәдәни учреждениеләргә иң югары бәя биргән. Бу хакта Россиядәге эре һәм уртача шәһәрләрдәге мәдәни һәм мәгариф өлкәсе торышы турындагы тикшеренү мәгълүматлары дәлилли. Әлеге мәгълүматны Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты китерә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Тикшеренүләр илдә эре һәм уртача шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 83 проценты, үз шәһәрләрендә булган театр, кинотеатр, галерея, китапханә һәм башка мәдәни учреждениеләр җитәрлек, дип санавын күрсәткән. Шул ук вакытта аларда мәдәни мохит торышы соңгы елларда үсә бара. Үз шәһәрләренә иң югары бәяне Санкт-Петербург, Казан, Грозный, Новосибирск һәм Мәскәү шәһәрләрендә яшәүчеләр биргән. Тикшеренү мәгълүматлары шуны дәлилли.

Үз шәһәрендә мәдәни объектлар тулаем җитәрлек дип әйтүчеләр 2014 елдан 6 процентка арткан .

Тикшеренү үткәрелгән 40 шәһәрнең һәркайсында диярлек сораштыруда 600дән дә ким булмаган кеше катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/11/150058/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев