Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиялеләрнең якынча 29 миллионы гриппка каршы прививка ясаткан

Быел якынча 60 миллион кешегә прививка ясау планлаштырыла. (Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Якынча 28,8 миллион россияле гриппка каршы прививка ясаткан, дип белдергән вице-премьер Ольга Голодец Дмитрий Медведевның урынбасарлары белән үткәргән киңәшмәсендә. Голодец белдергәнчә, быел барлыгы якынча 60 миллион кешегә прививка ясау планлаштырыла. "Бу безгә эпидемиянең җитди үсешен кисәтергә мөмкинлек бирә",...

Быел якынча 60 миллион кешегә прививка ясау планлаштырыла.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Якынча 28,8 миллион россияле гриппка каршы прививка ясаткан, дип белдергән вице-премьер Ольга Голодец Дмитрий Медведевның урынбасарлары белән үткәргән киңәшмәсендә. Голодец белдергәнчә, быел барлыгы якынча 60 миллион кешегә прививка ясау планлаштырыла. "Бу безгә эпидемиянең җитди үсешен кисәтергә мөмкинлек бирә", - ди вице-премьер һәм вакцинациянең бушка үткәрелүен билгеләгән. Бу хакта "Интерфакс" яза.

"Без эш бирүчеләр, мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән җитди мәгълүмати эш үткәрәбез", - ди Хөкүмәт рәисе урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елда дәүләт, һәр төбәк, һәр оешма дәрәҗәсендә башкарылган эш аркасында гриппка каршы күрелгән чаралар уңышлы булган.

Голодец министрларга гриппка каршы вакцинаны 5 октябрьдән ясый башлаячаклар, дип белдерә.

"Быел Хөкүмәттә прививкат ясату кампаниясе 5 октябрьдә башлана, мин барлык хезмәттәшләремне аны ясарга чакырам, һичшиксез, аны үземә дә ясатачакмын", - дигән вице-премьер.

Медведев, үз чиратында, Голодецтан кайсы министрларның вакцинация узуын хәбәр итәргә кушкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/02/149449/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев