Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек ут каршына чәчәкләр салды
Чарада Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.
(Казан, 9 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалы колоннадасында Мәңгелек ут янына кәрзин тулы чәчәкләр кую тантанасында катнашты. Бөек Ватан сугышы корбаннары турында хәтер яңарту чарасында, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, сугышта катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Борис Кузнецов һәм башкалар катнашты.
Мәңгелек утка чәчәкләр салынып, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырагач, Казан хәрби гарнизоны мактаулы караул ротасы марш белән узды.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар Аналар һәм тол хатыннар һәйкәленә таба атлады. Биредә газизләрен гомере буе көткән аналарга мәдхия булып шигырь яңгырады. Президент, Минтимер Шәймиев белән берлектә, монументка чәчәк голләмәсе куеп, һәйкәл каршында баш иде.
Аналар һәйкәле каршында "СОЮЗ - наследники Победы" кадет корпуслары һәм хәрби-патриотик клубларының Бөтенроссия слеты вәкилләре җыелган иде. Аларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов: "Исәнмесез, Җиңү варислары! Сезне Җиңү бәйрәме белән котлыйм!" - дип тәбрикләде. Аннан соң, рәсми затлар "Рубка" су асты көймәсе янында хәрби-диңгез флоты ветераннары белән очрашты. Биредә хәрби-диңгез флоты флагы күтәрелде. Чарада, шулай ук, яшь дәвамчылар - Казанның 78 нче кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Ветераннар һәм кадетлар күмәк фотога төште.
Чарада республиканың министрлыклар һәм идарә тармагы, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар һәм укучылар, Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.
Чыганак: http://mediametrics.ru/favicon/tatar-inform.tatar.ico
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев