Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Рубин" футболчылары Грозныйда "Ахмат" командасына оттырды

Корбан Бердыев шәкертләре чемпионатта рәттән өченче тапкыр җиңелү ачысын татый.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Россия чемпионатының 11 нче тур уенында Казанның "Рубин" футболчылары Грозныйда "Ахмат" командасына оттырды - 0:1. Бердәнбер тупны уенның 85 нче минутында үз капкасына "Рубин" ярымсакчысы Магомед Оздоев кертте.

Бу "Рубин"ның чемпионатта рәттән өченче тапкыр җиңелүе булды. Моңа кадәр Корбан Бердыев шәкертләре "Спартак" һәм "Урал" командаларына оттырган иде. Шунысы игътибарга лаек: әлеге өч уен да көндәшләр файдасына 1:0 исәбе белән төгәлләнде.

Әлеге матчта "Рубин" капкасын чемпионатта тәүге тапкыр Сослан Джанаев саклады.

11 турдан соң 14 очко белән "Рубин" 9 нчы урынга урнашты.

30 сентябрьдә "Рубин" Казанда Пермьнең "Амкар" командасын кабул итә.

Футбол. Россия чемпионаты. 11 нче тур. "Ахмат" (Грозный) - "Рубин" (Казан) - 1:0 (0:0). Гол: 1:0- Оздоев, 85 (үз капкасына).

«Рубин»ның составы: Джанаев, Кудряшов, Навас, Нәбиуллин, Сигурдссон, Бауэр, Оздоев, М'Вила, Лестьенн (Карадениз, 66), Канунников, Азмун (Җамалетдинов, 76).

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/25/149010/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев