Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуй мәйданында - Яңа ел! Арыда!

Галәмәт халык бу арылар. Барган саен гаҗәпкә калып кайтам. Сокланам да, көнләшәм дә, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев әйтмешли, Арының Райләсе бар. Әнә шул Райләнең Фидаиле, бу гаиләнең гаҗәп күп таяныч булырдай дуслары һәм иң шатландырганы авылдашлары бар. "Алар булмаса мин бу бәйрәмне үзем генә ерып чыга алмыйм,...

Галәмәт халык бу арылар. Барган саен гаҗәпкә калып кайтам. Сокланам да, көнләшәм дә, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев әйтмешли, Арының Райләсе бар. Әнә шул Райләнең Фидаиле, бу гаиләнең гаҗәп күп таяныч булырдай дуслары һәм иң шатландырганы авылдашлары бар.

"Алар булмаса мин бу бәйрәмне үзем генә ерып чыга алмыйм, хәтта чыршысын да бизәү минем көчтән килми. Авылыбыз ир-егетләре яшәсен, иганәчеләребезгә Аллаһы Тәгалә байлык өстәп бирсен. Матур бәйрәм киче ясап,шәп җырчылар белән очраштырганнары өчен, Күлле Киме егетләре Хәкимовларга рәхмәтебез зур. Әтнәдән килгән дустыбыз Равил Җәләлетдиновка, иганәчеләребез Илсур Әхмәтовка, Гүзәлия һәм Рафик Фәйзрахмановларга нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Бәйрәмне оештыруда, уздыруда булышкан бригадирыбыз Марс Камаловка,авыл яшьләренә, Раилгә,Камалов Русланга, Илназга, механизатор егетләргә (һәм дә башкаларга) үземнең олы рәхмәтемне җиткерәм...",- дип сөйли Ары мәдәният йорты җитәкчесе Райлә Кадимова.

Район үзәгеннән шактый читтә, мари чигендә урнашкан Ары авылының кичке бәйрәмен күрүчеләр, "Вәт бәйрәм бу! Их, район үзәгенә кирәк иде бу чара", дип тә сөйләнделәр. (Район үзәгендәгесен дә яратып карадым. Тик болар...) Бәйрәмнең урыны көн җылы торгач, күл өстеннән Сабантуй үткәреләсе мәйданга күчкән. Ә анда ни генә юк: кайнар чәй, балтачларның тәмле пылавы, теләчеләрнең попкорны, сәүдә итүче питрәчләрнең тәм-томнары, уенчыклары ...тагын әллә ниләр. Һәм болар барысы да иганәчеләр көче белән оештырылган. Әле җырчылар Чулпан Йосыпова, Рафил Җәләлиев, бәйрәмне бизәп алып баручы Азат Фазылҗанов кайтуын әйтмәгәнмен икән.

... Хундай машинасында Кыш бабай,Кар Кызы белән бергә узып баручы елның хуҗасы Әтәч һәм дә быелгы елның төп хуҗасы Эт килеп, авыл халкын, Яңа ел белән котладылар. Илгә, елларга иминлек теләделәр. Яңа елның беренче кичендә авыл халкын, бәйрәмгә дип килгән һәм кайткан кунакларны котларга килгән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы,"Дусым"хуҗалыгы җитәкчесе Сәмигуллин Ленар Әдһәм улы, БТК каршында эшләүче бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинга да рәхмәт укыды халык. Ә аннан биеде, җырлады, уйнадылар. Туңарга вакыт та булмады.

- Рәхәтләнеп бәйрәм иттек...- халык шулай таралыштылар.

Кунаклар кайдан гана юк иде: райондашлар, курше районнар, казанлылар, Самарадан,Мәскәү, Воркутадан кайтканнар.

Кеп-кечкенә авыл. Берәүгә дә китереп бирмиләр. Ә эшлиләр, эшли белеп, үзләре турында онытып, чытыр-чабып! Һәм бу мактауга лаек. Үрнәк алыйк.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев