Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабыйлар кошларның хәлен белә

Яз диюгә күз алдына кошлар килә, тикмәгә "Кошлар көне" апрель аена билгеләнмәгәндер. Олы Әтнәнең 205 сабый йөргән "Кояшкай" балалар бакчасында әлеге көнне билгеләп үтәргә әзерләнәләр. - Балаларны гел нәрсә белән дә булса җәлеп итеп торырга кирәк, шунлыктан һәр сәгатебез, һәр көнебез алдан билгеләнгән. Нинди кошлар барын да, аларның кайсы җылы...

Яз диюгә күз алдына кошлар килә, тикмәгә "Кошлар көне" апрель аена билгеләнмәгәндер. Олы Әтнәнең 205 сабый йөргән "Кояшкай" балалар бакчасында әлеге көнне билгеләп үтәргә әзерләнәләр.

- Балаларны гел нәрсә белән дә булса җәлеп итеп торырга кирәк, шунлыктан һәр сәгатебез, һәр көнебез алдан билгеләнгән. Нинди кошлар барын да, аларның кайсы җылы якларга китеп, кайсы бездә кышлыйсын да белә алар. Тәрбиячеләребезнең белем бирүләре нәтиҗәсе бу. 2 апрельдән 11 апрельгә кадәрге барлык чаралар да Сәламәтлек көненә багышлап үткәрелә...- дип сөйли бакча мөдире Әлфия Исламова.

12 апрельдә - балалар бакчасында ачык ишекләр көне дә үтәчәк әле. Бу көнне иртәдән кичкә кадәр әти-әниләр, укытучылар бакчаның яшәеше, балаларның ничек һәм ниләр белән шөгыльләнүләрен карап, бакча тормышы белән таныша алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев