Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертеләчәк

Кискен салкын һәм көчле суыклар аркасында мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертеләчәк.

Дәресләр гамәлдән чыгарылырга мөмкин: авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 25, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32 градус салкын булса.
Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан да ким булмаган салкын һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен - минус 10 градустан да ким түгел һәм җил секундына 6-10 метрдан да ким түгел.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/1904022.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев