Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салымны вакытында түлик

Көн кадагы " Салымыңны түлә дә - тынычлап йокла",- дигән гыйбәрәне ишетмәгән кеше юктыр. Салым түләр вакыт җитеп килгән көннәрдә бу сүзләр бигрәк тә актуаль. Димәк, салым инспекциясендә дә "урак өсте" башлана. Кем квитанция алырга килә, кемдер квитанциядәге саннарны дөрес түгел дип саный, ә кемгәдер бары киңәш кенә кирәк. Шуның...

Көн кадагы

" Салымыңны түлә дә - тынычлап йокла",- дигән гыйбәрәне ишетмәгән кеше юктыр. Салым түләр вакыт җитеп килгән көннәрдә бу сүзләр бигрәк тә актуаль.

Димәк, салым инспекциясендә дә "урак өсте" башлана. Кем квитанция алырга килә, кемдер квитанциядәге саннарны дөрес түгел дип саный, ә кемгәдер бары киңәш кенә кирәк. Шуның өстенә телефоны туктап тормый. Сорыйлар, таләп итәләр, җавап көтәләр. Район салым инспекциясендә эшләүчеләр һәркем белән уртак тел табып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.

  • Узган, 2016 ел өчен салым түләү башланып китте. Ул 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, - ди Әтнә районы дәүләт салым инспекторы Зөлфия Маликова. "Сәлам хатлары" акрынлап килә башлады инде. Мондый хатларны ноябрь аена кадәр көтергә кирәк. Хат килмәгән очракта, аптырамагыз. Квитанцияләрне безгә килеп алырга мөмкин.Күпләр шулай эшли дә. Без чыгарып биргән әлеге квитанция белән "Сбербанк" "Акбарс" банклары һәм почта аша түләргә мөмкин. Гадәттә, коммисия алынмый. Гомумән, салым түләгән өчен коммиссия алынырга тиеш түгел. Шунысы да бар, салым түләү буенча сайтта "Шәхси кабинет"лары булучыларга бу хатны көтеп торасы да юк. Салым суммасы белән алар шунда таныша ала. "Шәхси кабинет" - бик уңайлы нәрсә. Биредә барлык шәхси милек, шул исәптән транспорт, җир турында бөтен мәгълүмат тупланган. Ни өчен түлисең бар, күпме - барысы да ачык күренеп тора. Квитанцияне чыгарып алып, банкка барып түләсәгез дә була. Дәүләт хезмәте аша онлайн-банкта да түләргә мөмкин. Тагын бер уңай ягын билгеләп узасы килә. "Шәхси кабинет" аша 3НДФЛ декларациясен тутырып җибәрергә дә җайлы. Документларны шунда гына теркисең. Өйдән чыгарга да кирәкми.

  • "Шәхси кабинет" булдыру бик мәшәкатьлеме? Аның өчен парольләрне кайдан алырга?

  • Парольне салым инспекциясенә килеп алырга мөмкин. Үзегез белән паспорт һәм ИНН булса, тагын да яхшырак. Без пароль бирәбез, ничек эшләргә кирәклеген аңлатабыз. Бу пароль беренче тапкыр керү өчен генә кулланыла. "Шәхси кабинет"ыгызны булдыргач, парольне үзегез теләгәнгә алыштыра аласыз.

Әнә шундый мәгълүматлар белән таныштырды мине Зөлфия ханым.Беренче разрядлы белгеч Лилия Хадиева белән икесе халыкка хезмәт күрсәтә алар. Салым инспекциясе обедсыз эшли. Айның икенче һәм дүртенче шимбәләре дә - эш көннәре. Сорауларыгыз булса, 2-10-97 номеры аша шалтыратып, җавап алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев