“Саташу” җаннарны уятты
Олы Мәңгәр халык театры авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның "Саташу" әсәрен сәхнәләштерде. Премьера көнне мәдәният йорт сәхнәсе шыгрым тулы иде. Зарыккан, сагынган Мәңгәр халкы үз артистларын. Чыгышларын да көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Спектакльне сәхнәгә авылдашыбыз, театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов куйды. Рольләрдә - Гөлсинә Шакирова, Гөлсинә Сабирова, Энҗе Гатауллина,...
Олы Мәңгәр халык театры авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның "Саташу" әсәрен сәхнәләштерде.
Премьера көнне мәдәният йорт сәхнәсе шыгрым тулы иде. Зарыккан, сагынган Мәңгәр халкы үз артистларын. Чыгышларын да көчле алкышлар белән кабул иттеләр.
Спектакльне сәхнәгә авылдашыбыз, театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов куйды. Рольләрдә - Гөлсинә Шакирова, Гөлсинә Сабирова, Энҗе Гатауллина, Гөлзидә Камалова, Хәтирә Рәхимова, Рәдис Хисмәтуллин, Надир Сабиров, Рәфыйкъ Сәләхетдинов.
Нигә нәкъ менә "Саташу"? Баштарак бу хакта каршылыклы фикерләр дә ишетергә туры килде. "Авыр әсәр сайлаганнар, автор фикерен ачып бирә алырлар микән?" дип шикләнүчеләр дә булмады түгел. Халык театры артисты буларак беренче тапкыр чыгыш ясаучылар булуы ул шикне тагын да арттырды. Булдырырлармы, югалып калмаслармы? Театрның режиссеры Рафис Рәис улына да беренче соравым әнә шуның белән бәйле иде.
- Әлеге әсәрне сайлаганда иң беренче чиратта аның бүгенге көндә бик актуаль булуына игътибар иттем. Көн кадагына суга торган. Бүгенге көндә барыбызны борчыган тел мәсьәләләре, гаилә бәйләнешләре, намус, дин, әхлак. Мәхәббәт һәм хыянәт тә бар анда. Моннан тыш театраль фестивальләрдә катнашуны да күз уңында тоттык. Төбәкара "Идел-йорт", "Өмет", "Театраль Буа" фестивальләре турында сүз. Катнашып, үзебезне сынап карарга исәп.
Гыйбрәт буларак уйландырырлык тормыш вакыйгаларын күтәрде бу көнне Мәңгәр халык театры артистлары. Килгән кунаклар арасыннан район хакимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов фикере барлык тамашачыларның фикеренә тәңгәл дип уйлыйм.
- Монда кемнедер бик яхшы уйнады дип аерып әйтерлек түгел. Һәркем сәхнәдә үз амплуасында иде. Театрны район тамашачысына да күрсәтү кирәк.
Дөрестән дә, халык театры әлеге спектакль белән тиздән авыл мәдәният йортларында чыгыш ясаячак. Күрше Арча, Балтач, Саба районнарында куярга да уйлыйлар. Кече сәхнәләр өчен юмористик театраль шоу да әзерләгәннәр.
Спектакль өчен декорацияләр "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы ярдәме белән эшләнгән. "Тамашачыларга, һәрчак ярдәмгә әзер булган хуҗалык җитәкчесе Айдар Габделбәр улына, килгән кунакларга спектакльгә биргән бәяләре өчен бик рәхмәтле без. Афишаларны карап барыгыз, килегез, күрегез. Ә без үз чиратыбызда сезнең ышанычны акларбыз дип уйлыйм", - ди Рафис Сәләхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев