Семинарлар, бәйгеләр
"Мәктәбебездә яңа гына математика буенча район күләм семинар булып узды. Укытучы Алсу Камалетдинова көче белән әзерләнгән бу чарада район мәктәпләреннән математика укытучылары катнашты. Шулай ук Фирая Әхмәдиева җитәкчелегендә рус теленнән районкүләм семинарга әзерлек эшләре бара. Олимпиадаларга әзерләнәбез, мәктәп туры бара. Мәктәбебездә спортка да игътибар зур. Мәктәп укучылары арасында теннис буенча...
"Мәктәбебездә яңа гына математика буенча район күләм семинар булып узды. Укытучы Алсу Камалетдинова көче белән әзерләнгән бу чарада район мәктәпләреннән математика укытучылары катнашты. Шулай ук Фирая Әхмәдиева җитәкчелегендә рус теленнән районкүләм семинарга әзерлек эшләре бара. Олимпиадаларга әзерләнәбез, мәктәп туры бара. Мәктәбебездә спортка да игътибар зур. Мәктәп укучылары арасында теннис буенча бәйге булып узды. Егетләр арасында 7 сыйныф укучысы Айзат Филатов беренче урынны алды. 8 сыйныфтан Илсаф Мөхәммәтгалиев һәм Илсаф Хисматуллин икенче һәм өченче урыннарда. Кызлардан беренче - 7 сыйныфтан Диләрә Яковлева. 8дән Әдилә Мостафина һәм Филсинә Гайнетдинова - икенче һәм өченче урыннарда", - дип хәбәр итте Олы Мәңгәр төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рүзилә Фәттәхова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев