Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәм - сөеп туймас җирем

Без туган җиребездә генә чын хуҗа. Монда безнең бабаларыбыз килеп матур тормыш корганнар. Киләчәк буын өчен ныклы нигез салып калдырганнар. Минем дә бар ул горурланып әйтерлек туган ягым! Ул - Әтнә төбәге. Сезнең игътибар иткәнегез бармы икән? Безнең районыбыз табигатьнең искиткеч матур урынында урнашкан. Ул елның һәр фасылында да сокланып...

Без туган җиребездә генә чын хуҗа.
Монда безнең бабаларыбыз килеп матур тормыш корганнар. Киләчәк буын өчен ныклы нигез салып калдырганнар. Минем дә бар ул горурланып әйтерлек туган ягым! Ул - Әтнә төбәге. Сезнең игътибар иткәнегез бармы икән? Безнең районыбыз табигатьнең искиткеч матур урынында урнашкан. Ул елның һәр фасылында да сокланып туймаслык. Районыбыз­ны һәрьяктан яшел дусларыбыз - агачлар куенына алган. Шунлыктан ул гел яшеллеккә чумган кебек. Әтнәбез ап-ак юрганга төренеп йоклаганда да, язын беренче бөреләр белән таңны каршылаганда да, җәен кошлар булып җыр җырлаганда да, көзен сары сагыш сарганда да сокланырлык.
Табигате белән генә түгел, кешеләре белән дә горурланырлык ул безнең Әтнәбез! Бөек мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗанидән башлап китсәң, кемнәр генә чыкмаган безнең районнан! Галимнәр, оборона министры урынбасары, ТР премьер министр урынбасары, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, артистлар, игенчеләр һәм башкаларны биргән районыбыз. Кечкенә генә булса да, төш кенә бит ул! Әтнәбезнең бер нәни генә почмагы булган туган авылым Мамыш та күренекле ике шәхесен - Хәкимҗан Халиков белән Фирая Зиятдинованы бүләк иткән районыбызга.
Мин 2000 елда туганмын. Шулай да укытучыларыбыз, яраткан "Әтнә таңы" газетасы, район сайтын булдыручылар һәм анда бик күп мәгълүмат туплау­чылар ярдәме белән, аның үткәне белән дә таныш. Район территориясе 1920 елга кадәр Казан һәм Царевококшайск өязләренә кергән булган. Ә менә 1920 -1930 елларда, минем әби-бабайларым туып, бала булган чорларда, Арча кантонына кергән. 1930 -1938 елларда тарихка ул Бөек шагыйребез Тукай исеме белән кереп калган. Әтнә районы итеп 1938 елда үзгәртелгән. "Язмыштан узмыш юк", - дигәндәй, ул тагын таркатылган. Инде әти-әнием, олы абыем да Арча районында туганнар. Шушы вакыт аралыгын гына карасак та, районыбыз, нәни Апуш кебек, гел кимсетелеп килгән кебек тоела миңа.
Ләкин тормыш дәвам итә. Бер урында таптанып торырга ярамый. Тормыш ул көрәшчеләрне ярата. Әтнәбез дә кире үз исемен кайтара ала. Ул, 1990 елның 25 октябрендә Арча районыннан аерылып чыгып, кабат торгызыла. Бәләкәй чүлмәктән зур савытка күчерелгән гөл кебек, нык тамырлар җибәреп, матурланып үсеп китә. Ул көннән-көн үзгәрә бара. Шушы 25 ел эчендә нинди генә яңа корылмалар үсеп чыкмады район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә! Барысы да күз алдында. Авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, спорт, медицина алга китте. Үзебезнең газетабызны укыйбыз, театрыбызга йөрибез. Тигез матур юллардан элдерәбез. Һәрбер өйгә газ, су кергән. Авылларда иман йортлары ачылган. Безгә матур, җылы, якты мәктәпләрдә укыр өчен мөмкинлекләр тудырылган. Рәхәтләнеп яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр һәм шартлар бар. Болар барысы да - безнең район җитәкчеләребезнең ныклы ихтыярлы, ышанычлы, оста шәхес булуларыннан.
Республика алдында ирешкән уңышлары да бик күп. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Әтнә игенчеләре, район данын күтәреп, республикабызны азык-төлек белән тәэмин итүдә гел алдынгы урыннарда бара. Мин дә үземнән бу өлкәдә кечкенә генә өлеш кертә алуым белән эчтән генә сөенеп йөрим. Чөнки инде ике ел җәйге каникул чорында азык җыю комбайнында эшлим. Үземне шушы җирне, туган ягымны чын күңелдән яратучы дип саныйм.
Яраткан Әтнәбезгә быел - 27 ел! Бу уңайдан туган районыма изге эшләр башлаган юлында иминлек телим. Синең олы хезмәтең аяз төндә аҗаган, күк йөзендә атылган йолдыз сыман гына сызылып китмәсен. Һәрвакыт ил өстендә эз калдырып, шытымнар бирсен.
Нигезе булмаса, теләсә нинди йорт та ишелә. Акыллы хуҗа булмаса, теләсә кайсы йорт та бик тиз бөлә. Әтнәбез, син һәрвакыт нигезле дә, хуҗалы да бул! Без сине яратабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев