Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шашлык пешерүдән килеп чыккан янгыннан 40 дача йорты янды

Янгыннардан сак булыйк! Җәйге айларда урманнарда янгын очраклары арта. Бигрәк тә ял иткәндә тергезеп җибәргән учаклар янгыннар килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Сүндереп бетерелмәгән учакларның, теләсә кая ташланган тәмәке төпчекләре, шырпыларның бик зур бәлаләргә китерергә мөмкинлеген аңлыйк. Куптән түгел Бурятиядә шашлык пешерүдән килеп чыккан янгыннан 40 дача йорты янды. Мондый...

Янгыннардан сак булыйк!

Җәйге айларда урманнарда янгын очраклары арта. Бигрәк тә ял иткәндә тергезеп җибәргән учаклар янгыннар килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Сүндереп бетерелмәгән учакларның, теләсә кая ташланган тәмәке төпчекләре, шырпыларның бик зур бәлаләргә китерергә мөмкинлеген аңлыйк.

Куптән түгел Бурятиядә шашлык пешерүдән килеп чыккан янгыннан 40 дача йорты янды. Мондый бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне исегездә тотыгыз.

Учакны йорт һәм мунча, сарайлардан кимендэ 50 метр ераклыкта ягыгыз. Коры чирәмгә, үләнгә бөтенләй ут көйрәтергә ярамый. Учакны коры печән, үлән, үлән янында якмагыз.Учак ягасы урында 1 метр радиустагы җирне коры үләннәрдән арындырырга кирәк.Шашлык пешергәч, учакка мул итеп су сибегез, суны кызганмагыз. Аз гына төтеннән дә зур янгыннар килеп чыгарга мөмкин. Су сипкәннән соң 5-7 минуттан учакны актарып, таркатып карагыз, пыскып калган күмерләр юкмы. Кабатлап әйтәбез, тәмәке төпчекләрен сүндермичә ташламагыз. Ахыры бик аяныч бетүе ихтитмал.

Балаларга ут белән шаярырга ирек куймагыз.Шырпыларны ерак яшерез. Аларга һәрвакыт күз-колак булып торыгыз.Балалар зажигалкаларны урамнан, чүплектән табып алып та, шаярырга мөмкиннәр.

Урманнарда төтен чыкканын күрсәгез, шунда ук сәбәбен ачыкларга, сүндерергә тырышырга кирәк, әгәр дә ялкын шактый ук җирне камап алса, кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Исегездә тотыгыз, ярамаган урыннарда учак яккан өчен закон тарафыннан административ һәм хәттә җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев