ШТМ старт алды
Газетабызда хәбәр иткәнебезчә, авыл җирлекләре арасында ШТМ уеннары башланып китте. Авыл җирлекләрендә, иҗади көчләрне активлаштыру, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне пропагандалау, хезмәткәрләрне үзешчән сәнгатькә тарту, халык авыз иҗатындагы юмор һәм сатираны үстерү, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүне камилләштерү кебек сыйфатларны бурыч итеп куйган ШТМда барлык авыл җирлекләре дә катнаша. "Кем...
Газетабызда хәбәр иткәнебезчә, авыл җирлекләре арасында ШТМ уеннары башланып китте.
Авыл җирлекләрендә, иҗади көчләрне активлаштыру, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне пропагандалау, хезмәткәрләрне үзешчән сәнгатькә тарту, халык авыз иҗатындагы юмор һәм сатираны үстерү, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүне камилләштерү кебек сыйфатларны бурыч итеп куйган ШТМда барлык авыл җирлекләре дә катнаша.
"Кем бирер яхшы сәвит - ул әлбәттә сильсәвит" дип исемләнгән бәйгене башлап җибәрү Югары Сәрдә, Өҗем, Күңгәр, Олы Мәңгәр командаларына йөкләнде. Иң беренчел булу җиңелләрдән булмаса да, афәрин, сынатмадылар. "Ни гозер?", "Подслушано в Атне...", "Арышыңны урыйм - тагын җыру...", "Әтнә шәһәр була икән" дип исемләнгән сәламләү, сорау-җавап, музыкаль һәм өй эше күренешләрен дә елмайттылар да, уй-фикерләрен дә юмор белән җиткерделәр. Ике сәгатькә якын вакыт сизелми дә үтеп китте. Бу бәйгедә беренчелекне Олы Мәңгәр командасы яулады. Икенче урынны Югары Сәрдә белән Күңгәр авыл җирлекләре командалары бүлеште. Өченчедә - өҗемнәр. ШТМнар алга таба да дәвам итәчәк. Алдагысы Бәрәскә мәдәният йортында үтәчәк. Фотолар atnya-rt.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев