Штрафларыгызны вакытында түләргә онытмагыз!
Җәмгыять

Штрафларыгызны вакытында түләргә онытмагыз!

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Әтнә районы буенча рейд оештыруларын давам итәләр.

Бүген үткәрелгән рейдта 7 машина йөртүчегә протокол язылган:

- дүрт машина йөртүче вакытында штрафларын түләмәгән;

- бер машина йөртүченең номерлары чиста булмаган;

- бер машина йөртүче "страховка"сыз йөргән;

- бер машина йөртүче тиеш булмаган җирдә обгонга чыккан.

Юлларда сак булыгыз, үзегезне саклагыз.


Нет комментариев