"Синнән сорамыйча да алып китәрләр..."
"Син миңа бик кадерле!" Синең кайнар өшетә торган сәламең еракта калган, сагындырып искә төшергән, онытып та оныта алмаган үткәннәргә алып китте. Һәм мин кулыма каләм алдым. "Кызым, син бигрәк кыюсыз, бар булган әйбереңне өләшергә генә торасың. Юмартлык әйбәт анысы, тик шул рәвешле сөйгәнеңне дә башкаларга бирмәссең микән. Бу характерың белән...
"Син миңа бик кадерле!"
Синең кайнар өшетә торган сәламең еракта калган, сагындырып искә төшергән, онытып та оныта алмаган үткәннәргә алып китте. Һәм мин кулыма каләм алдым.
"Кызым, син бигрәк кыюсыз, бар булган әйбереңне өләшергә генә торасың. Юмартлык әйбәт анысы, тик шул рәвешле сөйгәнеңне дә башкаларга бирмәссең микән. Бу характерың белән аны синнән сорамыйча да алып китәрләр... азрак үзең турында да уйларга, үзеңне яратырга, үз өлешеңне башкаларга бирмәскә өйрәнергә кирәк. Өйрән әле!" - әбисе шулай дигән иде мәрхүмкәем. Әбисенең бу сүзләрен ничә еллар онытмаса да, бөтен нечкәлекләрен гомеренең көзенә җиткәндә генә аңлады. Аңлап ни файда... яшьлек узган, гомере дә үтеп бара. Мәхәббәт турында уйлап утыра торган вакыты да юк, хәер кешесе дә, искә алырлыгы да юк...
Шулай дип уйларга тырыша иде. Беркөнне уйламаганда танышын, аралашып йөргән Сания апасын очратты, уртак танышлар турында сөйләшкәлиләр иде, бер район кешеләре бит! Ә ул бу юлы әйләнеп нитеп тормады, турысын ярды да салды:
- Сиңа дигән сәламне әллә ни гомер күтәреп йөрим инде. Камил сәлам әйткән иде. Бер-берегезне бик яраткан булгансыз ахыры, башта игътибар итмәгән идем, сәламме сәлам, соңрак аңлагандай булдым. Камил кайткан саен сине, синең сәламәтлегеңне сорый. Очраша да алмыйсыз, "Әллә ничә тапкыр эзләп карадым, туры китерә алмыйм...", - ди... булмый инде ул булмаса. Әй бу язмышны...
- Кем кемне сорамас, танышлар, дуслар идек шул...
- Мин гомер иткән хатын, кемне ничек сорашканны беләм, сине искә алса, күзендә очкыннар кабына, якты, матур итеп сөйли. Алай итеп теләсә-кемне искә алмыйлар... кадерле булгансың, димәк. Ничек вакытында аңламадыгыз икән?
Күп тә сөйләшмәделәр Сания белән, гел шулай, тыгыз арада сүз генә алышалар, менә шул алышкан сүзләрне хет еллар буе уйла, үткәндәге гамьсезлеге көйдерә. Бу юлы да шулай булды, соңлаган сәламнең авырлыгыннан сыгылды, күз аллары караңгыланды, тыны кысылган кебек булды... Гадәттә авыр, сагышлы хатирәләр иңне баса, ә монда... киресенчә, бар да якты, бар да яхшы, әбисе әйткәнчә инде, үзе... алдын артын уйламыйча сөйгәнен читкә этте... яратуыннан, аннан да бигрәк "яратам", дигән сүзне ишетергә, хәтта ул турыда уйларга да курыкты. Камил озын буйлы, җитмәсә шундый чибәр. Кеше ул дәрәҗәдә камил була алмый, егетнең бер генә кимчелеге дә юк. Үзен алай бәяли алмады шул. Буй җитмәс тоелды Камил. Шуңадыр аны дусты итеп санады, алай уңайлырак та, икесе дә бер районнан, уку йортлары аерым булса да икесе дә студент; уртак предметлардан бергәләп әзерләнделәр, өлгермәсәләр кызның семинарларга әзерләнгән дәфтәре егеттә китте, хәтта билге куеп җибәрәләр иде. Шул билге куелган дәфтәр икенче уку йортындагы укытучыларының хәтерләре "начарлануга" сәбәп булды...
Ошый иде Камил. Егетнең игътибары, кайгыртуы, киңәшләре, адым саен мактап торуы да канатландыра, шул ук вакытта ялгышлардан да саклый. Әйтәсен туры әйтә, эч серләрен яшерми сөйләшәләр, барысы да уртак. Менә шундый абыйсы булуын теләгән иде ул, ә аңа Аллаһы Тәгалә шундый ышанычлы дусны бирде. Дус дип санадылар алар бер-берсен. Бергәләп кино карадылар, бергәләп театрга йөрделәр... Ялгышып та мәхәббәт турында сөйләшмәделәр, хәер, ничек сөйләшмәк кирәк... Танышулары уңайсызрак килеп чыкты шул.
Студентларны көз көне эшкә җибәрделәр. Татарстанның җәһәннәм читендәге Баулы районына барып төштеләр алар. Иптәш кызы белән ялгыз хатынга фатирга урнаштырдылар. Дус кызы Динә йоклап калганнардан түгел. Үзенекен бирми бирми, башкаларныкын да тартып алырга күп сорамый. Аның кебек оялчан түгел. Шулай беркөн эштән кайтсалар, ике егет аларны эзләп килгәннәр.
"Ишеттек тә килдек әле, безнең районнан да кызлар бар", диделәр. "Мин Камил булам, бу - Фәрит", - дип танышты кызлар белән кара чәчлесе. Ә сары чәчлесе Көлемсәргә текәлде дә, күзен ала алмый карап тора, уңайсызланган кыз кая кереп качарга да белмәгән иде ул чакта. Шуны сизепме, Фәрит телгә килеп: "Бигрәкләр дә апаңа охшагансын икән", -диде. Соңыннан аңлаштылар. Апасы артыннан йөргән булган Фәрит, ә анысы "Син миннән яшь", дип азрак йөргәч аны калдырып, башка шәһәргә эшкә киткән. Менә шул апасының адресын сорашырга килгән икән егет. Аралашып киттеләр. Егетләр көндә эштән соң килә торганга әйләнделәр. Икесе дә күз явын алырдай чибәр. Көлемсәр апасын аңламады, ник калдырган ул аны, яшь булса соң, ул да әби түгел. Кызлар чат ябышты Фәриткә, болай булса, апасы егетсез дә калачак, ә Фәритнең бер дә исе китмәде.
Беркөнне клубтан кайттылар да капка төбендә дүртесе сөйләшеп утырдылар. Көлемсәр кереп китте, башы да авыртып тора иде. Керде дә диванга җәелгән урынга барып ятты. Таң алдыннан, пышылдап сөйләшкән тавышка уянып китте, Динә тавышы иде ул. Баштарак башына барып җитмәде, аннан соң гына төшенде. Алар диванда икәү генә түгел. Селкенергә куркып ятты кыз, апасының егете Динә белән түгелме соң?! Ниләр генә сөйләшмиләр... Боларның сөйләшүе бөтенләй ят Көлемсәргә. Шунда гына ул үзенең әле бала гына икәнен аңлады. Башка түзәргә түземлеге калмагач, торды да чыгып йөгерде.
Арганчы йөгерде. Бер төнге ккүлмәктән икәнен дә онытты. Туктаса чиксез дәрья, үзе тау итәгендә. Нишләргә белми хәлсезләнеп, тезләрен кочаклап җиргә утырды. Күз яшьләре никтер үзеннән- үзе акты, ни өчен икәнен аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Гарьләнде. Оялды. Өшеде. Шулай күпме утыргандыр, аның янына Камил килеп чүгәләде. Өстенә кофтасын салды. Дәшмәде, сөйләшмәде, сорашмады. Калтыраган кызны үзенә тартып, озын чәчләреннән сыйпады. Көлемсәргә шул җитте, язы җиткәч, ташкыны булмый калмый, тулган күңел түгелде. Үзе дә юньле башлы белмәгән егет аңа бик якын иде. Кыз да аңа сыенды.
Болай озак утырырга ярамаганын тиз төшенгән егет, кызны җылытырга теләптер, тау башына алып менде. "Кара әле бер, ничек матур, менә шушы матурлыкны исендә калдыр, бүген булган хәлләрне түгел, килештекме", дип, аны тагын үзенә кысты.
Камилне Фәрит чакыртканын, үзенең зур ялгышлык эшләвен, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләгәнен соңрак әйтте Камил. "Тик ул кушканга сине эзләгән дип кенә уйлый күрмә, син миңа бик кадерле!" - дип, Көлемсәрнең битеннән үбеп алган иде.
Абый-сеңел озак аралашты. Диплом алгач, икесе дә гаилә кордылар. Еллар үткән саен әнә шул елларны сагынып яшәде Көлемсәр. Камил дә сагына икән. Гомер көзенә җиткәндә генә ике йөрәк бер-берсен яратуларын аңладылар. Кая барасың, елга күпме генә ташымасын, барыбер ярларына кире кайта.
Тиңен түгел кебек идем -
Буй җитмәслек ...
Табынганмын сине ишетми...
Ишеттем дә әйткән сүзләреңне
Калтырадым... тагын өшетте!..
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев