Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Синоптиклар Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагы хакында кисәтә

Синоптиклар фаразына караганда, һава торышы 2 июньдә көннең икенче яртысында бозыла.

(Казан, 2 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген көннең икенче яртысында һәм кичен һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Синоптиклар фаразлары буенча, бу вакытта Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр ( Казанда секундына 18 метрга кадәр) көчәючән кыска вакытлы җил көтелә. Моннан тыш, боз явуы ихтимал.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев