Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәлимгәрәев: "Район массакүләм мәгълүмат чараларының яраткан һәм тугрылыклы укучылары бар"

Районнарда басмалар дәүләт ярдәменә мохтаҗ, дип билгеләп үтте «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

Хәтта зур шәһәрләрдә дә реклама базарының  түбәнәюе  шартларында "Татмедиа" муниципаль басмалары — иҗтимагый-сәяси көн тәртибен яктыртучы бердәнбер массакүләм мәгълүмат чаралары. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев оешманың йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.

«Шуңа күрә укучылар аларны  яраталар һәм  аларның үзләренең  тугрылыклы укучылары бар. Һичшиксез, алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ", - дип билгеләп үтте ул.

Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка,  техник җиһазландыруда булышуы һәм узган елда  хезмәт хакын арттыру буенча күрелгән  нәтиҗәле чаралаы өчен,  рәхмәт белдерде.

«Безнең бурыч-эшкә яңа ысуллар кертү. Без яңа стандартларны укыту һәм гамәлгә кертү өчен мөмкин булган барлык мәйданчыкларны файдаланачакбыз, редакцияләр эштә заманча алымнардан калышмасын өчен тырышачакбыз», — дип ассызыклады агентлык башлыгы.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/31-01-2020/salimgaraev-u-rayonnyh-smi-est-lyubyaschie-i-predannye-chitateli-5719774 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев