Соңгы талпыну бу!
Бу кышларның соңгы карларыдыр, Соңгы талпынуы, соң кабат. Ак кершәндәй аклык миндә генә, Сокланып калыгыз бер карап. Тик мин генә төреп ак биләүгә, Сабыйлардай җирне йоклатам. Керсез күңел кебек җанын сафлап , Бәгырьләрен каткан юатам. Ак төс бит ул аклык, сафлык төсе, Гүзәл кәләш ап- ак күлмәктән. Изге теләк иңә...
Бу кышларның соңгы карларыдыр,
Соңгы талпынуы, соң кабат.
Ак кершәндәй аклык миндә генә,
Сокланып калыгыз бер карап.
Тик мин генә төреп ак биләүгә,
Сабыйлардай җирне йоклатам.
Керсез күңел кебек җанын сафлап ,
Бәгырьләрен каткан юатам.
Ак төс бит ул аклык, сафлык төсе,
Гүзәл кәләш ап- ак күлмәктән.
Изге теләк иңә җанга теләп ,
Самими һәм садә йөрәктән.
Ак чәчкәгә күмелә алмагач та,
Ак ландышлар тәүге язларда.
Тик саф хисләр чорнап алса гына,
Күңел күмелә кайнар назларга.
Бу кышларның соңгы талпынуы,
Тик гомернең соңы булмасын.
Ак бураннар ап- ак шатлык теләп,
Җирне акка манып дуласын.
Флера Габдуллина,
Балтач
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев