Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суд карарын көтәләр

Эчке эшләр бүлеге тарафыннан район буенча "Мәк" операциясе игълан ителүе турында хәбәр иткән идек. Әлеге операция барышында Бәрәскә авылында бер ир-атның үз бакчасында наркотик маддәләргә ия булган үсемлек үстерүе ачыкланган. Сиксән ике төп мәк юкка чыгарылган, ә хуҗага карата җинаять эше ачылган. Бүгенге көндә әлеге эш буенча тикшерү үткәрелеп, судка...

Эчке эшләр бүлеге тарафыннан район буенча "Мәк" операциясе игълан ителүе турында хәбәр иткән идек. Әлеге операция барышында Бәрәскә авылында бер ир-атның үз бакчасында наркотик маддәләргә ия булган үсемлек үстерүе ачыкланган. Сиксән ике төп мәк юкка чыгарылган, ә хуҗага карата җинаять эше ачылган. Бүгенге көндә әлеге эш буенча тикшерү үткәрелеп, судка тапшырылган.
Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган өчен мәхрүм ителгән хәлдә кабат исерек килеш утыр­ган күрше республика кешесенә карата да җинаять эше ачылып, тикшерелгән. Бу эш тә шулай ук судка җибәрелгән. "Һәр ике эш буенча суд карары шушы көннәрдә чыгарылачак", - ди өлкән дознаватель Айсылу Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев