Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суда, суда, суда йөзаласыңмы?

Ниһаять җәй җитте бугай... Эссе!

Эш вазифасы шундый - атнага берничә тапкыр утлы табадай кызган машинага утырып күмәк хуҗалыкларга яки авыллардагы оешмаларга чыгарга туры килә. Ирексездән, балачак искә төшә. Бар иде бит иртән ашамыйча да су буена йөгереп, көн үзәгенә кадәр судан чыкмыйча яткан вакытлар. Әле көндезен дә кайтмас идек, ашыйсы килә башлый иде. Шундый уйлар эчендә кайнап барганда, күзем юл кырыендагы сусаклагычка төште: рәхәтләнәләр малайлар, су коеналар. Яннарына килеп танышырга булдык.

Яңа Шашы һәм Кышлау авылларыннан Рузил белән Азат исемле яшүсмерләр җәйнең кирәген бирәләр. Чумалар, йөзәләр, сикерәләр... Көнләшеп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев