Ике авыл җирлегендә сугыш ветераннары юк
Җиңү бәйрәме... Меңләгән халыкны ач-ялангач иткән, сабыйларны ятим, аналарны баласыз калдырган сугышта җиңү яулаган халкым өчен иң кадерле бәйрәм ул. Канга манчылган, күз яшьләре белән сугарылган булса да, көтеп алган бәйрәм.
Җиңү юлы җиңел генә үтелмәгән. Фронтта сугышчылар кан түксә, тылдагылар ач-ялангач килеш җиңү хакына җан тырмашкан. Күпләрнең газизләре ятып калган бу яуда. Исән кайтканнарының сафлары да елдан-ел сирәгәя. Җиңүнең 68 еллыгын каршы алып, быел да һәйкәлләр янына чакырырлар аларны. Ветераннар хөрмәтенә җылы сүзләр әйтелер, сабыйлар ихластан шигырьләр укырлар. Сәламәтлекләре мөмкинлек бирсә, күрә алганнары күрер. Ә гомерләре буе "Кайтыр", - дип көткәннәрнең җаны тагын бер кат сыкрап куяр.
Сугыш - аяусыз. Ул зинһарлап ялынуга да, күз яшенә дә карамый. Яралары һаман төзәлми. Китәләр ветераннар, китәләр... Авыл җирлекләре хәбәр иткәнчә, Комыргуҗа һәм Югары Сәрдә авылларында ветераннар инде юк. Олы Мәңгәр авыл җирлегеннән Әюп Сабирҗанов, Сәгыйдулла Сафиуллин; Бәрәскәдән - Мөршидә Бадикова, Сәләх Дәүләтшин, Равил Яруллин; Күлле Кимедән - Шәрип Батыршин, Шамил Сабиров; Күңгәрдән - Фәйзи Галиев, Кави Ганиев, Әдһәм Күләев, Габделхак Бәйрамгалиев, Гайфи Гыйльметдинов; Кышлаудан - Хәмит Нәбиуллин, Шәрипҗан Усманов; Түбән Көектән - Наҗия Шакирова, Яңа Шашыдан - Габделхәй Нурмөхәммәтов, Мәсхүт Фазылҗанов, Зәкәрия Гәрәев; Иске Өҗемнән - Шәфикъ Хөрмәтуллин; Күәмнән - Рәхимҗан Мозаффаров, Газимҗан Галимуллин, Габделәхәт Әбделханов, Габделхәй Баһаутдинов; Олы Әтнәдән - Әхмәт Шәрипов, Мәхмүт Сафиуллин, Виуль Мөхәммәтшин, Самат Хәкимов - әлегә безнең арада. Һәрберсенә аерым һәйкәл куярлык... Ямьле майның җылы җиле күңелләрегезне җылытсын. Якыннарыгызның шәфкатьле сүзләре яшәү өчен көч бирсен. Бергәләп яшик әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев