Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш чоры баласы белән очрашу - "Әтнә таңы"

13 май көнне Яңа Шашы китапханәсендә сугыш чоры баласы Габидуллина Резидә Зиннәтулла кызы белән очрашу булды. Әлеге чарада 5-7 нче сыйныф укучылары, язмышы Әтнә районы сугыш чоры балаларының истәлекләре тупланган "Яралы балачак" китабында урын алган, Резидә апаның аянычлы язмышы белән таныштылар. "Мин - ата йөзе күрмәгән бала. Әтиләре сугыштан исән-сау...

13 май көнне Яңа Шашы китапханәсендә сугыш чоры баласы Габидуллина Резидә Зиннәтулла кызы белән очрашу булды. Әлеге чарада 5-7 нче сыйныф укучылары, язмышы Әтнә районы сугыш чоры балаларының истәлекләре тупланган "Яралы балачак" китабында урын алган, Резидә апаның аянычлы язмышы белән таныштылар. "Мин - ата йөзе күрмәгән бала. Әтиләре сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнарны күреп, минем дә "Әти" дип әйтәсе килгән вакытларым күп булды", - дип ачынып сөйләде ул. 1941 елның 22 нче июнендә туган Резидә апага тиздән 76 яшь тулачак. Тормышның ачысын-төчесен татыган, әмма көчле рухлы булып кала белгән Резидә апа яшь буынга изге теләкләрен җиткерде. Очрашуны китапханәче Нәҗмиева Надия Котдус кызы оештырды, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Корбанова Гөлнара Фәргать кызы алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев