Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

“Таң”да савым заллы тагын бер комплекс төзелде

Районда заманның соңгы технологияләренә нигезләнгән яңа ферма тораклары, сөт комплекслары яңгыр арты баш калкыткан гөмбә сыман күтәреләләр. "Таң" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының Кышлау фермасында тагын бер сөт комплексы төзеп, куллануга тапшырдылар. Элеккесе турында бер генә язмадык, калын салам аслык нигезендә төзелгән иде ул. Шуның каршына ук ике тораклы, уртада савым...

Районда заманның соңгы технологияләренә нигезләнгән яңа ферма тораклары, сөт комплекслары яңгыр арты баш калкыткан гөмбә сыман күтәреләләр.

"Таң" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының Кышлау фермасында тагын бер сөт комплексы төзеп, куллануга тапшырдылар. Элеккесе турында бер генә язмадык, калын салам аслык нигезендә төзелгән иде ул. Шуның каршына ук ике тораклы, уртада савым комплексы булган - 1000 баш савым сыерына исәпләнгән объект сафка басты.
- Савым залында персонал өчен аерым бүлмәләр дә бар: белгечләр һәм савымчылар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин.
Бәхәссез, эшләүче өчен эш урынында уңайлык­лар булу шарт. Биредә алар белән зоотехник Реваль Гәрәев таныштырып чыкты. Монда инструментларны куяр өчен аерым бүлмәгә кадәр бар. Эш барышын компьютер аша күзәтергә, алай гына түгел, һәр сыерның физик халәтен белеп торыр­га мөмкин. Кыскасы, бар җирдә чисталык, яктылык, җылы. Яңа хуҗалар, ягъни савым сыерлары тулысынча урнашкач, бу хакта тагын бер язарбыз әле. Әлегә күрше авыл фермасыннан бу торакка 125 баш савым сыерын куып алып килү шаһите булдык. Вакыйганы савымчылар, белгечләр, шул исәптән объектны төзегән подряд оешмасы хезмәткәрләре - барыбыз бергә күзәттек. Баштарак ятсынсалар да, сыерлар тиз ияләнделәр. Яхшыга шулай тиз ияләнәсең ул...
Шушы зур комплексны төзегән оешма вәкилләре белән дә әңгәмә корырга өлгердек.
- Сездәге элекке торак­лар төзелеше белән чагыштырсак, аерма бар. Әйтик, монда сэндвич-панельләр кулландык. Хәйран ук җылы булачак. Тәрәзә-шторларны күтәрергә һәм төшерергә мөмкин. Түшәмдәге вентиляцияләргә дә аэроцион фонарьлар кулландык, - диләр.
Һәр торакта 4 төркем савым сыеры булачак. Иң мөһиме - һәр төркем сыерлары иркендә йөриләр - бәйсез тәрбияләнәләр, калын аслыклы аерым урыннарда яталар. Уртадагы аралыкка терлек азыгы кертелә. Эчәргә дигән су да автомат рәвештә җылытыла. Ә җыелган тиресне һәр яктан да ике буй скрепер эттереп, җыештыра.
Җитәкченең тагын бер фикере игътибарга лаек:
- Сыерлар өч сменада тәрбияләнәчәк, - диде.
Болары хакында соңрак язарбыз. Ә хәзергә бу комплексны газетабызның atnya-rt.ru сайтына кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев