Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Талия апа саескан оясына менгән

Гаҗәп бу табигать дигәнең, аның тереклек дөньясы тагын да гаҗәбрәк. Без, кешеләр дә калышмыйбыз.

- Безнең чия агачына саескан оя ясады, гомер булмаган хәл. Шуларның чыркылдашканнарын көне буе тыңлап, шыпырт кына күзәтәбез. Ана кош утыра, ата саескан кырыкка төрләнә. Шатлана күрәсең. Менә шул оядагы саесканның балалары чыкты. Хәзер икәүләп балаларына ашарга ташыйлар. Кызыксыну шулкадәр көчле, тыелып калып булмады, саескан баласын да күрәсе килә, ничәү икәнен дә беләсе килә. Агачка баскыч куеп менеп киттем. Бер дә күргәнем юк иде, аларның ямьсезлекләре. Менә шул балалардан нинди матур саесканнар үсә икән. Ә оялары! Кәрзин үргән кебек үрелгән. Фотога төшерми түзеп булмады. Төшергәндә кошлар кайтып җитте, берсе баш түбәмдә генә очты, чукыйм дисә, сакланам дип егылып төшкән дә булыр идем. Тимәделәр, мине таныдылар булса кирәк, зыян салмаслыгымны аңлаганнардыр бу акыллы кошлар. Әле дә шул кош балаларын кызганып йөрим, ничек туңмыйлар икән, ояларында салам да юк ичмасам...- дип сөйли Талия  Зиннәтулла кызы.

Күрәсең, үзләренең серләре бардыр. Талия апа төшергән фотоны сез дә карагыз әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев