Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар Кыш Бабае иң популяр Кыш Бабайлар исемлегенә кергән

Рейтинг резиденциягә кунакка килгән туристлар санына карап төзелгән.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татар Кыш Бабае 2017-2018 елларда иң популяр Кыш Бабайлар исемлегенә кергән. Әлеге рейтингны, резиденциядә никадәр туристлар кунак булуга карап, "ТурСтар" аналитик агентлыгы төзегән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Россиянең иң популяр 10 Кыш Бабае исемлеген Устюгтагы Дед Мороз җитәкли. Икенче урында- Кырлайның Кыш Бабае. Беренче өчлекне Карелеяның Паккайнесы йомгаклый.

Бу исемлектә Саган Убген (Бурятия), Тол Бабай (Удмуртия), Юшто Кугыза (Марий Эл), Якшамо Атя (Мордовия), Хель Мучи (Чувашия), Ямал Ири (Ямало-Ненец автоном окургы) һәм Соок Ирей (Тува) да бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/15/152339/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев