Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар тамашачысына җанлы музыка кирәкми – музыкант Илнар Фатыйхов

Илнар Фатыйхов - альтернатив музыканың актив вәкиле, 23 музыкаль төркемнең музыканты. (Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар тамашачысы җанлы музыкага акча түләргә әзер түгел. Бу атнада альтернатив музыканың ике вәкиле - Оскар Юнысов белән Рәдиф Кашаповның яңа альбомы презентацияләре булып, икесендә дә билет белән керүчеләр саны кырыктан артмады. Искәртеп...

Илнар Фатыйхов - альтернатив музыканың актив вәкиле, 23 музыкаль төркемнең музыканты.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар тамашачысы җанлы музыкага акча түләргә әзер түгел. Бу атнада альтернатив музыканың ике вәкиле - Оскар Юнысов белән Рәдиф Кашаповның яңа альбомы презентацияләре булып, икесендә дә билет белән керүчеләр саны кырыктан артмады.

Искәртеп узабыз, Оскар Юнысов һәм аның "Гауга" төркеме дә, Рәдиф Кашапов та - альтернатив музыка вәкилләре. Алар бары тик татар телендә генә җырлый.

Альтернатив музыка төркемнәре музыканты Илнар Фатыйхов әйтүенчә, җанлы музыка мәсьәләсенә килгәндә, татар эстрадасы җанлы музыкага акча түләргә әзер түгел. Һәм бу бу альтернатив музыкага гына бәйле түгел. Бу - татар тамашачысының үзенчәлеге.

"Татар эстрадасына да җанлы музыкантлар кирәкми. Бездә эстрада белән вокалистлар гына акча эшли ала", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. Илнар эстрада җырчыларыннан бары тик Салават Миңнеханов белән Раяз Фасиховның гына музыкантлар белән эшләвен искә төшерә алды. "Җанлы музыка аның энергетикасын аңлаган кеше өчен генә кызыклы. Өлкән буынга ул кирәкми. Алар моң дип кенә фикер йөртә", - ди музыкант.

Илнар Фатыйхов - альтернатив музыканың актив вәкиле. Соңгы арада гына Илнар Фатыйхов "Супертатар" халыкара төркеменең бас гитарчысы, Оскар Юнысов һәм аның "Гауга" төркеменең клавишнигы, Рәдиф Кашапов төркеменең бас гитарчысы буларак концертларда күренде. Моннан тыш Kazan HijAZZ халыкара этномузыкаль төркемендә уйный. Ул үзенең 23 музыкаль төркемнең музыканты булуын әйтте. "Альтернатив музыка - минем күңел таләбе, - ди Илнар Фатыйхов. - Мин хәзер музыка белән акча эшләмим".

Илнар туйларда тере музыкага ихтыяҗ булуын, үзенең сигез ел кавер төркемдә уйнавын әйтте. "Туйларда популяр инглиз җырларын җырлый идек. Кавер төркемнәр Казанда көчле куелган, әмма татар дөньясында түгел. Бу юл миңа үсеш бирми - мин аннан киттем", - ди Илнар.

Илнар Фатыйхов чагыштырма көчле үсеш алган чагында татар альтернатив музыкасының үзәгендә кайнаган кеше. Заманында Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесында укыганда ук Артур Исламов белән "Алканат" төркемендә эшли башлаган. "Минем өчен альтернатив музыка Мубай белән Зуля Камаловадан башлана", - ди ул.

Әмма Мубай белән Зуля Камалова вакытында шактый популярлык алган альтернатив музыканың хәзер ни өчен тамашачысы булмавын аңлата алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев