Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Татарча яңа фильм төшерелгән: төп рольдә - Асылъяр

"Татарстан Яңа гасыр" каналында "Синең күзләр" дигән телевизион фильм тәкъдим ителде. Татар фильмының режиссеры Нурания Җамали. Бу хакта язучы, "синең күзләр" проектының сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева хәбәр иткән. "Бу фильм минем "Кар... кайнар икән" дигән хикәягә нигезләнеп эшләнде, - ди Айгөл Әхмәтгалиева. - Буген бит авылда да, шәһәрдә дә бер-берсен...

"Татарстан Яңа гасыр" каналында "Синең күзләр" дигән телевизион фильм тәкъдим ителде. Татар фильмының режиссеры Нурания Җамали. Бу хакта язучы, "синең күзләр" проектының сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева хәбәр иткән.
"Бу фильм минем "Кар... кайнар икән" дигән хикәягә нигезләнеп эшләнде, - ди Айгөл Әхмәтгалиева. - Буген бит авылда да, шәһәрдә дә бер-берсен таба алмаган, табудан өмет өзгән кешеләр күп. Яше өстәлеп барган егетләр, кызлар. Ә бит сина насыйп яр кайдадыр бар, Аллаһы Тәгалә кошларны гына түгел, кешеләрне дә пар канатлы итеп яраткан. Өмет өзми көтәргә, янәшәдә генә булган бәхетне күрә белергә кирәк. Режиссер Нурания апа моңа кадәр дә минем шактый пьесаны укытучылар коллективы белән сәхнәгә куйды. Ул гаҗәеп тынгысыз, тырыш кеше, татар тамашачысы өчен куйган хезмәте бик зур. Узган ел Яңа елның озакка сузылган ялларында, хәтерләсәгез, телевидение программасын Нурания Жамали фильмнары "тотып торды".
"Синең күзләр" язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның әсәренә нигезләнгән беренче фильмы, дип яза Татар-информ. Моңа кадәр ул "Ак чәчәкләр" картинасына cценарий язган иде.
"Нурания апа белән бергә эшләү бик җаваплы һәм рәхәт. Күзгә күренмәгән хаталарны да тотып ала, шунда ук төзәттерә. Фильмга сценарийны язганда, үзенең киңәшләре белән төп таяныч булды", - ди Айгөл.
"Синең күзләр" фильмында төп герой Фәридәне җырчы Асыльяр башкара. Телевизион әсәрдә шулай ук, Г.Камал артистлары Илнур Закиров, Фәнис Җиһанша, Миләүшә Шәйхетдинова һ.б. катнаша.
---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев