Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре премия алачак
ТР Премьер-министры Алексей Песошин агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләренә 10 миллион сум бүлеп бирү турындагы карарны имзалаган.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләренә 10 миллион сум бүлеп бирү турындагы карарны имзалады.
Премия күләме һәр җиңүчегә 100 мең сум тәшкил итә.
Шулай ук агросәнәгать комплексының яшь белгечләренә дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе турында да белдерелә.
Уку йортын тәмамлау белән агросәнәгать кеомплексында эшкә керешкән югары белемле яшь белгечләргә 300 мең сум түләнеләчәк. Техникум тәмамлап бу өлкәдә хезмәт куючыларга 150 мең сум түләү каралган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/22/152865/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев