Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан электричкалары бер ел эчендә миллион ярымга якын пассажирны "югалткан"

Күрсәткеч поездда йөрүчеләр санын исәпкә алуның яңа тәртибе кертелү аркасында кимегән. (Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанның шәһәр яны поездлары 450 мең пассажирны "югалткан". Моның сәбәбе пассажирлар санын исәпкә алуның яңа тәртибе кертелүгә бәйле. Бу хакта «Содружество» акционерлык җәмгыятенә сылтама ясап РБК Татарстан хәбәр итә. «Кайбер поездлар Татарстан буйлап...

Күрсәткеч поездда йөрүчеләр санын исәпкә алуның яңа тәртибе кертелү аркасында кимегән.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанның шәһәр яны поездлары 450 мең пассажирны "югалткан". Моның сәбәбе пассажирлар санын исәпкә алуның яңа тәртибе кертелүгә бәйле. Бу хакта «Содружество» акционерлык җәмгыятенә сылтама ясап РБК Татарстан хәбәр итә.

«Кайбер поездлар Татарстан буйлап хәрәкәт итә дә, шуннан соң, әйтик, Удмуртия җирләре буйлап бара һәм яңадан безнең республика территориясенә керә. Элегрәк, поезд Татарстанга кергән саен, һәр пассажирны яңадан саныйлар иде. Хәзер исә системада ул бер тапкыр гына исәпкә алына», - дип искәрттеләр пассажир компаниясе матбугат хезмәтендә.

Быелның гыйнвар - октябрь айларында Татарстанның шәһәр яны поездлары 5,14 миллион кешегә хезмәт күрсәткән. Татарстанлылар арасында ихтыяҗ иң зур булган электричка «Казан - Кукмара» маршруты буенча йөри.

2017 елның 10 аенда әлеге юнәлештә 1,95 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/08/153910/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев