Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан парламентында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсен караячаклар

Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты чираттагы утырышын уздыра.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Иртәгә - 13 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты чираттагы утырышын уздырачак.

Чарада каралачак мәсьәләләр арасында "Татарстан Республикасының 2018 елга һәм 2019 ел һәм 2020 ел план өлеше бюджет проекты турында"гы 392-5 нче номерлы канун проекты, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирүгә бәйле рәвештә Татарстанның Җир Кодексы положениеләренең гамәлгә ашырылуы, "Татарстан Республикасының "Җир байлыклары" турындагы канунына үзгәрешләр кертү турында"гы 395-5 нче номерлы Татарстан Республикасы канун проекты һәм федераль канун проектлары бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/12/150167/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев