Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү урбанистик форумында катнашты

Форумның җиде еллык тарихында бу иң масштаблысы санала. Форум "Агломерацияләр эпохасы. Дөньяның яңа картасы" темасы белән үтә. (Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү урбанистик форумда (Moscow Urban Forum-2017) катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтик, форум 6 июльдән 12 июльгә кадәр...

Форумның җиде еллык тарихында бу иң масштаблысы санала. Форум "Агломерацияләр эпохасы. Дөньяның яңа картасы" темасы белән үтә.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү урбанистик форумда (Moscow Urban Forum-2017) катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, форум 6 июльдән 12 июльгә кадәр уза. Чара беренче тапкыр ВДНХ да ( 75нче павильонда) оештырылды. Форумның җиде еллык тарихында бу иң масштаблысы санала. Форум "Агломерацияләр эпохасы. Дөньяның яңа картасы" темасы белән үтә.

Пленар утырышта катнашучыларны Мәсәкү мэры Сергей Собянин, Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак һәм Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин сәламли.

Форумны ачып, башкала мэры Россия Президенты Владимир Путин котлавын җиткерә. Аерым алганда, дәүләт башлыгы форумда катнашучыларның Мәскәү агломерациясен алга таба үстерү буенча перспективалы идеяләр тәкъдим итәчәкләренә ышанычын белдергән.

Собянин үз чыгышында форумның шәһәрне үстерүдә, аңа нинди агломерация үсеше моделе туры килүен ачыклауда ярдәм итәчәген билгеләп үтә.
Козак Россия Хөкүмәте тормышка ашыручы ике масштаблы проектка тукталып үтә.

Пленар утырышка йомгак ясап, Сергей Собянин эре шәһәрләр һәм агломерацияләр роле югары динамикада үсәчәген шәрехли.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев