Татарстан синоптиклары кырау төшәчәге турында кисәтә
Җәмгыять

Татарстан синоптиклары кырау төшәчәге турында кисәтә

Кырау 23-25 сентябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатләрдә төшәргә мөмкин.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада кырау төшәчәге турында кисәтә.

Синоптиклар 23 сентябрьдән - 25 сентябрьгә кадәр төнлә һәм иртән урыны белән туфракта 0 дә -3 градуска кадәр салкын булачагын җиткерә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/22/148796/


Нет комментариев