Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Совет эше белән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов идарә итәчәк.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыруны тәэмин итү буенча координация советы эшли башлый. Совет эшенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кураторлык итәчәк, диелә ТР Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан 2017 елның 21 ноябрендә имзаланган 896нчы карарда.
Әлеге совет азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыру буенча чаралар, кешенең сәламәтлеге һәм тормышы өчен зыянлы азык-төлек һ.б. өстәмәләрне ачыклау максатыннан тикшеренүләрнең яңа төрләрен үткәрү, шулай ук азык-төлек продукциясен фальсификацияләү фактларын ачыклау буенча тәкъдимнәр әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Яңа структура шулай ук продуктларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә законнарны камилләштерү өчен дә көрәшәчәк.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/23/152890/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев