Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда җепшек кар явуы көтелә

Синоптиклар фаразлавынча, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 9 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исә, талгын.

Татарстанда һава температурасы төнлә - 0..-5, көндезге сәгатьләрдә -1..+4 градус булачак.

Казанда төнлә -2..-4, көндез +1..+3 градус булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/08/151899/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев