Татарстанда коронавирус белән  үлүнең 13 очрагы гына расланды
Җәмгыять

Татарстанда коронавирус белән үлүнең 13 очрагы гына расланды

Татарстанда коронавирустан үлүнең 13 нче очрагы расланган.

1963 елда туган Чистайда яшәүче кеше Чистай РҮХнең 2 нче шәһәр хастаханәсе базасында вакытлы йогышлы госпитальгә хастаханәгә салына. 1 июньнән башлап COVID-19 коронавирус йогышы белән килеп чыккан авыр дәрәҗәдәге ике яклы полисегментар вируслы пневмония белән стационар дәвалауда булган.

4 июньдә халәтнең кискен начараюы сәбәпле интенсив терапия палатасына күчерелде. 11 июньдә үпкә-йөрәк җитмәү фонында йөрәк тукталышы килеп чыккан.

Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.


Нет комментариев